2025 елгы көрәш буенча Россия чемпионаты узды

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

25 апрельдән 27 апрельгә кадәр Казанда 2025 елгы көрәш буенча Россия чемпионаты узды. “Ак Барс” көрәш сараенда узган ярышларда Россиянең 43 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Ярышларда 60 кг нан 130 кг артык авырлык категориясендә 10 комплект бүләк уйнатылды. Сәлахов Радик үз авырлыгында 1 нче урынны алды. Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча Казанда 19 июньнән 23 июньгә кадәр узачак көрәш буенча дөнья чемпионатында һәм 5 июльдән 7 июльгә кадәр Мәскәүдә көрәш буенча Дөнья кубогында катнашу өчен ил җыелма командасы төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International