Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе буенча күпләп агач утыртылды. Зәйдә чара юлүткәргечнең янәшәдәге территориясендә һәм Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның икенче чиратында узды. Акциядә катнашучылар паркта һәм юлүткәргеч янында чыршы үсентеләре утырттылар. Анда район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Н. Г. Павлова, шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре, Яшел хуҗалык хезмәткәрләре катнашты. "Хәтер бакчасы" - 2020 елда старт алган халыкара акция, аның максаты-һәр һәлак булган Ватанны саклаучы турында истәлекне саклау, һәр каһарман хөрмәтенә агач утырту.