Зәйдә атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларны котладылар

2025 елның 26 апреле, шимбә

Бүген Зәйдә бу сезонның соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Сезон башыннан 2024 елның сентябреннән башлап, Зәйдә атна саен 28 авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылган, аларда 28 млн. 590 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. 2025 ел башыннан 14 атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, аларда 10 млн. 307 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды. Традиция буенча зәйлеләргә шәһәр һәм район товар җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре продукциясе тәкъдим итте:сатуда ит һәм сөт продукциясе, кош ите, йомырка, яшелчә, бал, кондитер әйберләре һәм башка товарлар бар иде. Агросәнәгать паркы (җитәкчесе Рәхимҗанов Руслан Галимхан улы), Носов Александр Михайлович, Быля Анна Степановна, Сироткин Виктор Васильевич, Карташов Николай Васильевич, Кузнецов Алексей Николаевич, Ионов Владимир Иванович КФХ лары  (ит продукциясе), шәхси эшмәкәр Халикова Ләйлә Исламгали кызы, Тимерханова Галия Разим кызы шәхси хуҗалыгы, Әхмәтҗанова Флүрә Вәли кызы (тавык продукциясе), Шәйгәрданова Ольга Петровна КФХсы (яшелчә), Александрова Гөлчирә Сәүбән кызы (ысланган продукция, җиләк-җимеш), Рамазанов Ринат Гыйльмулла улы, Үтәев Руслан Рафит улы (бал),шәхси эшмәкәр Гарифуллина Альбина Петровна (кондитер эшләнмәләре),шәхси эшмәкәр Каткова Елена Сабирҗан кызы(колбаса эшләнмәләре), Галиева Әлмирә Фәнис кызы -шәхси эшмәкәр (кыздырылган ит ризыгы), Степанов Петр Петрович шәхси хуҗалыгы (ашлык, салам), авыл җирлекләре һәм башка җитештерүчеләр сатты. Ярминкәдә фермерлар һәм авыл кешеләреннән тыш үз товарларын һәвәскәр бакчачылар да тәкъдим итте.

  Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда иң актив эшмәкәрләрне һәм фермерларны хөрмәтләделәр. Аларга рәхмәт сүзләрен район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ф. Т. Кәмәлиев җиткерде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашкан һәм халыкка продукция саткан өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты КФХ башлыгы Ионов Владимир Иванович (ит продукциясе), шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Карташов Николай Васильевич (ит продукциясе), шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Быля Анна Степановна (ит продукциясе), Тимерханова Галия Разим кызы (тавык продукциясе), Әхмәтҗанова Флүрә Вәли кызы (тавык продукциясе), Александрова Гөлчирә Сәүбән кызы (каклаган ризыклар, җиләкләр), Галиева Әлмирә Фәнис кызы (кыздырылган ит ризыклары), шәхси эшмәкәр Гарифуллина Альбина Петровнага (кондитер әйберләре) тапшырылды.

   Халыкны продукция белән тәэмин итү буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруга керткән өлеше өчен, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Зиннәтова Әлфия Илгизәр кызы Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

    Атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләрен бу елның сентябрендә, шулай ук Энергетик мәдәният йорты мәйданында яңарту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International