«Бәхетле гаилә формуласы»

2025 елның 25 апреле, җомга

Бүген Зәй муниципаль районы гаилә хәле актларын теркәү бүлегендә юбиляр парны котладылар.

Бәйрәмгә 30 ел бергә гомер кичерүче Эркин Мураталиевич һәм Валентина Петровна Пулатовлар гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Алар 3 бала: ике кыз, бер малай тәрбияләп, олы тормыш юлына озатканнар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International