Район башлыгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты

2025 елның 25 апреле, җомга

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм башка җаваплы затлар белән бергә капиталь ремонт һәм шәһәр төзелеше объектларын карап чыкты. Графикка 12 объект кертелгән иде. Разиф Галиевич Бөек Ватан сугышында катнашкан А.И. Моисееваның подъездында, Ленин ур., 19а, Рәфыйков ур., 2, 4, 6, Нефтьчеләр пр., 32, 42 йортларындагы ишегалларында, Ленин ур., 7, 7а, 9, 11  күпфатирлы йортлардагы һәм  хакимият бинасындагы ремонт эшләренең торышын бәяләде.

Һәр объектта Разиф Галиевич подрядчылар белән эшне тапшыру сроклары турында фикер алышты, төзүчеләрнең игътибарын эшләрнең сыйфатына юнәлтте, тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International