2025 елның 25 апрелендә Кече фәннәр академиясенең актлар залында район объектлары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында террорчылыкка каршы комиссия һәм район оператив төркеменең уртак утырышы узды.
9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен кисәтү буенча комплекслы чаралар эшләнде, әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Зәй районы буенча Эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары чыгыш ясады.
Кешеләр күп була торган объектларның террорчылыктан сакланышын көчәйтү чаралары һәм торышы турында Зәй үзәк район хастаханәсенең хезмәтне саклау буенча инженеры һәм баш табибы, шулай ук Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сөйләде.
Объектларның куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү эшенең барышы турында комиссиягә муниципаль казна мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт учреждениеләре башлыклары мәгълүмат бирде.