Бүген Россия армиясе сафларына чираттагы чакырылыш алдыннан Зәй политехника көллияте базасында тантаналы шартларда «Хәрби хезмәткә чакырылучы көне-2025» оештырылды. Чара Россия Федерациясе һәм ТР гимннары астында башланды.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга үгет- нәсыйхәт сүзләрен яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, «Билал» мәчете имам- хатибы Илсур хәзрәт Әюпов, хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Александр Гурьянов һәм махсус хәрби операциядә катнашучы җиткерде.
Кунаклар билгеләп үткәнчә, армия хезмәте – һәр яшь кеше тормышында мөһим этап, нәкъ менә армия ир-атка үз йортын, гаиләсен һәм дәүләтен якларга ярдәм итәчәк һәм өйрәтәчәк, ә бәлки тормышының төп һөнәре дә булачак.