24 апрельдә Зәй муниципаль районы башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр, агрофирмалар белгечләре белән бергә авыл хуҗалыклары бүлекчәләрендәге эш барышы белән танышты. Тикшерү барышында язгы кыр эшләрендә эшләүче агрегатларның торышы билгеләнде. Бүген көзге культураларны тамырдан тукландыру, арпа, борчак һәм шикәр чөгендере, көнбагыш чәчү эшләре алып барыла. Район башлыгы барлык эшләрдә дә беренче чиратта башкарылган эшләрнең сыйфатына, чәчүнең технологик срокларына, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә аерым игътибар бирде. Барлык агрофирмаларда да эш яхшы оештырылган, чәчү технологиясе (чәчү тирәнлеге, орлык чәчү нормасы, чәчү алдыннан эшкәртү, каток белән чәчүдән соң жирне тигезләп бару) үтәлә. Бүгенге көнгә дым каплау, уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр тукландыру эшләре төгәлләнде. Көзге культураларны тамырдан тукландыру эше дәвам итә. Ахырда район башлыгы механизаторлар, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре белгечләренең яхшы, көйле эшләвен билгеләп үтте. Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.