Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы

2025 елның 19 апреле, шимбә

Хөрмәтле православие динен тотучы зәйлеләр! Сезне чын күңелдән бөек пост тәмамлану һәм якты Пасха бәйрәме якынлашу белән котлыйм! Бөек Пасха бәйрәме рухи яңарыш, тормыш, мәрхәмәтлелек һәм яктылыкны гәүдәләндерә. Ул безгә төп рухи кыйммәтләр турында искә төшерә, иң яхшы кешелек сыйфатларын ача һәм кешеләрнең рухи якынаюына, төбәгебездә яшәүче күпмилләтле халыкларның тынычлыгын һәм татулыгын ныгытуга ярдәм итә.

   Бүген тагын бер мәртәбә барлык христиан конфессияләренең бай тарихи, мәдәни, рухи мирасыбызны саклауга, гаиләне ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән иҗади, нәтиҗәле эшен билгеләп үтү мөһим. Дин әһелләре һәрвакыт халык белән бергә булдылар. Бүген дә, җитди чакырулар шартларында, христиан дини оешмалары ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗларга нәтиҗәле, риясыз ярдәм күрсәтә.

     Сезгә Зәй районы хакына игелекле гамәлләрегез, шулай ук традицияләрне саклаганыгыз һәм җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеге турында кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм. Бу якты бәйрәмдә һәркайсыбыз туганнарыбызны һәм якыннарыбызны кайгыртырга, күңел җылысын бүләк итәргә омтыла.   

Барыгызга да тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, яңа мөмкинлекләр һәм якыннарыгызга иминлек телим!

 

Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International