Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовка Россия Федерациясе дәүләт бүләге тапшырылды

2025 елның 19 апреле, шимбә

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында» гы Указы нигезендә Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Россия Федерациясе дәүләт бүләген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 19 апрельдә Казанда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада тапшырды. Зәйлеләр район башлыгының хезмәтенә лаеклы бәя бирүләренә горурланып, чын күңелдән җылы котлауларын юллыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International