Чыбыклы мәктәбендә экологик, хезмәт һәм патриотик тәрбия булдыру максатында мәктәп һәм һәйкәл территориясен чистарту буенча чара узды. Хезмәт десантында бөтен мәктәп укучылары, педагоглары һәм хезмәткәрләре катнашты. Мәктәп һәм аның тирәсендәге территорияләрне җыештыру буенча гаять зур эш башкарылды. Территорияләр коры яфраклардан, сынык ботаклардан чистартылды. Һәр сыйныфка аерым участок бирелгән, шуңа күрә укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре үз участокларын башкалардан чистарак тотарга тырыштылар. Балалар бергәләп эшкә тотындылар һәм тиз арада ишегалдында, спорт мәйданчыгында тәртип урнаштырдылар. Мәктәп яны кишәрлеге һәм аның тирәсендәге территорияләрне җыештыру барышында газоннар чистартылды, корыган агачлар җыештырылды, чәчәк түтәлләре тәртипкә китерелде. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә күңел җылысын өлешчә кертте. Мәктәпнең һәм һәйкәлнең чиста, каралган территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә. Мондый чаралар вакытында укучыларда коллективта эшли белү, әйләнә-тирәбездәге табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаша. Гомуми чара, бигрәк тә табигатьне саклау буенча, балалар коллективын берләштереп кенә калмый, укучыларда патриотик хисләр, башкарган эшләре белән горурлану хисләре дә тәрбияли.