Яз – табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә бар җирдә тәртип урнаштыру чоры да. Санитар – экологик икеайлык һәм “Экояз – 2025” акциясе кысаларында “Якты коңгыз” балалар бакчасы коллективы “Төньяк” шәһәр паркының беркетлгән территориясен чистартуда катнашты. Язгы аяз көннәр коллективның бердәм, дус-тату эшләвенә яхшы этәргеч булды, кәефләрен күтәрде. Тиз арада беркетлгән территориядән чүп-чар һәм коры яфраклар җыеп алынды.