«Файдалы капкачлар» экологик акциясе узды

2025 елның 18 апреле, җомга

"Кояшкай" балалар бакчасында пластик капкачлар җыю буенча «Файдалы капкачлар» экологик акциясе узды. Балалар әти-әниләре белән бергә әлеге акциягә кушылдылар. Балалар чарага зур кызыксыну белән карадылар, чөнки алар игелекле һәм мөһим эш башкаруларын - табигатьне чүп-чардан чистартуларын аңлыйлар! Балачактан табигать турында кайгыртырга һәм якыннарына ярдәм итәргә өйрәтелгән бала, һичшиксез, бу гадәтләрне олы тормышка да күчерәчәк. Без әти-әниләргә капкачлар җыюда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International