Бүген Зәй районы игенчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән бердәм рәвештә сабан бодаен чәчүгә керештеләр. Традиция буенча сабан культураларын чәчү район башлыгы Разиф Кәримов катнашында һәм район имам - мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллинның фатихасы белән башланды. Эссе җилле һава торышы тору сәбәпле, район аграрийлары шушы көннәрдә генә дым каплауны төгәлләделәр. Районда 11735 гектарда сабан бодае чәчәсе бар. Шушы көннәрдә шикәр чөгендере (чәчү мәйданы 9585 га) һәм көнбагыш (4930 га) чәчүгә дә керешәчәкләр. Механизаторларның эш тәҗрибәсе зур. Алар барысы да хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы инструкцияләре һәм хезмәткә түләү шартлары белән танышты. Кыр шартларында өч тапкыр кайнар туклану оештырылды. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре уңайлы һава шартларының һәр минутының кадерен белеп, тырышып эшлиләр.