Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан район башлыгы Разиф Кәримов Зәй район үзәк хастаханәсендә планлы дәвалану уза торган Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков янында булды. Олы яшьтә булуына карамастан Леонид Яковлевичның рухы күтәренке һәм ул тиздән дәвалануын тәмамлап чыгарга әзерләнә. Ул кунакларны җылы каршы алды, яхшы кәефе һәм акыллы сүзләре белән уртаклашты: «тормышта иң мөһиме – нык сәламәтлек, мин аны барыгызга да телим»- диде ветеран. Аның белән бергә палатада тыл хезмәтчәне Дудуша Джимишиашвили да бар иде. Район башлыгы икесенә дә истәлекле бүләкләр, открыткалар тапшырды һәм батырлыклары өчен тирән рәхмәт белдерде. Разиф Кәримов ветеранга Зәй халкы исеменнән җылы сүзләр җиткерде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Леонид Яковлевич белән очрашуын җылы искә алуын билгеләп үтте. "Сезне барысы да бик хөрмәт итә, ярата һәм нык сәламәтлек тели! Тиздән 9 май-бергәләп Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез!"- диде Разиф Галиевич. Ветеранны шулай ук хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров тәбрикләделәр, аңа озын гомер, күтәренке күңел һәм якташларының игътибарын теләделәр. Мондый очрашулар-җиңүчеләр буынының батырлыгы турындагы хәтерне саклауның мөһим өлеше. Бәйрәм белән, кадерле ветераннар!