Район башлыгы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 18 апреле, җомга

18 апрельдә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, хезмәттәшләренә нәтиҗәле эшчәнлек, нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләде. "Бүген җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең әһәмиятен һәм кирәклеген бәяләп бетергесез. Торак-коммуналь даирә бурычларын хәл итү, шәһәрне һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, тарихи мәдәни традицияләрне саклау безнең тырышлыгыбыздан тора. Без барыбыз да кешеләрнең тормыш сыйфаты өчен җавап бирәбез. Компетентлы һәм халык мәнфәгатьләрен яклаучы муниципаль хезмәткәрләр республика һәм Зәй муниципаль районы үсешендә уңышның төп өлеше булды һәм булачак та.

       Районның алга таба үсешенә һәм аны республикада алдынгы урыннарга күтәрүгә, зәйлеләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез", - диде ул.

       Нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

         Чараны иҗади музыкаль номерлар бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International