Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булганнар җирләнгән урыннарны чистарту эшләре дәвам итә

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Җиңү көнен бәйрәм итү һәм санитар икеайлык кысаларында махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның җирләнгән урыннарын чистарту эшләре дәвам итә. Бүген «Дуслык» яшьләр үзәге җитәкчесе Ирина Белан, Заготзерно ТИҮ җитәкчесе Людмила Александровна һәм «Игелекле Зәй» үзәге мөдире Александра Шестиперова яңа шәһәр зиратын җыештырдылар. Акция барышында 5 кабер коры чәчәкләрдән, яфраклардан, чүп үләннәреннән чистартылды, 3 кабер торгызылды - чокырлар тигезләнде, 1 кабернең мәрмәр плитәсе юылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International