Зәйнең 9 нчы мәктәбе укучылары «Экояз» республика конкурсы кысаларында, шәһәр халкын җылы яктан кайтучы кошлар турында кайгыртырга өндәп, «Канатлыларга булыш» акциясенә актив кушылдылар. Башлангыч звено укучылары ата-аналары белән кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр. 6-9 класс укучылары остаханәдә сыерчык оялары ясадылар, оя кору өчен куркынычсыз һәм уңайлы урыннар табып, аларны канатлы дуслар өчен урнаштырдылар. Акция үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруга юнәлдерелгән. Укучылар кошларга ярдәм итеп кенә калмыйча, әйләнә-тирә мохиткә җаваплы карарга да өйрәнәләр. «Быел ЭКОяз» Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.