Зәйдә «Яшәү өчен 10 000 адым» сәламәтлек акциясе узды

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

9 апрель көнне Зәй шәһәренең Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Яшәү өчен 10 000 адым" сәламәтләндерү акциясе узды. Чара Татарстан Республикасында 2025-2030 елларга «Актив озак яшәү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Чараны оештыручылар: Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, ТР буенча ОСФРның Зәй районындагы клиент хезмәте, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге. Акциядә 100 гә якын кеше катнашты. Катнашучылар “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегеннән истәлекле сувенирлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International