Чисталык- безнең кулларда!

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

«ЭКОяз–2025» акциясе кысаларында «Уймак кыз» балалар бакчасында «Чисталык-безнең кулларда» балалар Хезмәт десанты узды. Балалар хезмәт белән бәйле уен ситуациясен бик теләп кабул иттеләр. Кемдер тырма белән эшләргә өйрәнде, кемдер себерде, ә кемдер чүп – чар һәм яфраклар җыйды, чөнки балалар бакчасында балаларның хезмәте күптөрле. Бу аларның эшчәнлек белән кызыксынуын сакларга, һәрьяклап белем һәм тәрбия бирергә мөмкинлек бирә.

"Безнең балалар авырлыклардан курыкмыйлар. Барысы да дус һәм оста эшләгәндә эш тиз бетә", - дип сөйләде төркемнең педагогы Надежда Константиновна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International