Үзәк китапханәдә «Бакчачы киңәшләре» фикер алышу сәгате узды

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Яз башлану белән бакчачылар бакча мәшәкатьләренә чума. Бакча эшенең, мул уңыш алуның үз нечкәлекләре бар. Бу хакта тәҗрибә бүлешер фикердәшләр очрашса, сөйләшеп сүзләре бетми. С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге каршында эшләп килүче «Сөмбелә» клубына йөрүчеләр дә бакчачы мәшәкатьләре турында фикер алыштылар. Алар былтыр бакча чорының ничек үтүе, помидор, кыяр, борыч уңышлары һәм быелгы яңа сортлар турында сөйләштеләр. Һәр бакчачының үзе генә белгән, сынаган алымнары була, алар белән дә бик теләп уртаклаштылар. Һәвәскәр бакчачылар яшелчәләрне утырту, тәрбияләү, туендыру технологияләре белән уртаклаштылар. Күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләрне үстерү, тәрбияләү буенча киңәшләр тыңладылар.  Шулай ук чарада катнашучылар табышмаклар чиштеләр, төрле конкурс- уеннарда бик теләп катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән китап күргәзмәсе кунакларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International