Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында ел саен үткәрелә торган «Җиңүгә 80 километр» патриотик йөгерү акциясе башланды. Катнашучыларны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Камалова Регина Николаевна, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Тимеркаева Илзирә Габделбәр кызы сәламләде. Бәйгегә пенсионерлар, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре чыкты. Акция Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, халыкны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Акция 7 майга кадәр дәвам итәчәк. Бер ай эчендә катнашучыларга 80 километр йөгерергә туры киләчәк. Маршрут һәм йөгерү вакытын катнашучылар үзләре сайлый. Финиш "Энергия" стадионында узачак.