Зәйдә Ватанны саклаучы хәрбине соңгы юлга озаттылар

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан сержант Кузнецов Константин Алексеевич белән хушлашты.

Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов һәлак булучының туганнары, якыннары, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Константин Кузнецов 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган, чын ир-ат буларак, соңгы көнгә кадәр хәрби антына тугры калып, үз гомерен тыныч күк йөзе өчен бирде. Константин Алексеевич – районыбызның горурлыгы, ул зәйлеләрнең йөрәкләрендә чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып яшәр. Балалары һәм оныкларының якты киләчәге хакына үз гомерләрен биргәннәрнең истәлегенә лаеклы булу безнең бурычыбыз".

   Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән ТР Хөкүмәтеннән куратор И Н.Гущин, шәһәр һәм район хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗанов чыгыш ясадылар. Константин Кузнецовны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аны Зәй районы Сәрәпәле авылы зиратына җирләделәр.

    Ватан иминлеге өчен көрәштә һәлак булган батырларыбыз күңелләребездә озак сакланыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International