Бүген зәйлеләр махсус хәрби операция вакытында һәлак булган гвардия өлкән сержанты Айдар Гыйльфановны, рядовой Алексеев Евгений Александровичны, Краснов Юрий Ивановичны соңгы юлга озаттылар.
Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләрнең туганнары, якыннары, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Бүген без ил өчен авыр вакытта читтә калмаган, йөрәк кушуы буенча Ватанны саклаучылар сафына баскан, хәрби бурычларын намус һәм лаеклы үтәп, илебез чикләрен саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән өч якташыбызны соңгы юлга озатабыз. Балаларының һәм оныкларының якты киләчәге хакына иң кыйммәтлесен – үз гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә лаеклы булу безнең бурычыбыз. Авыр туфраклары җиңел булсын, сугышчылар тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич.
Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады.
Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ватанны саклаучыларны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Евгений Алексеевны Яңа шәһәр микрорайоны зиратына, Айдар Гыйльфановны – Түбән Биш авылы зиратына, Юрий Красновны - Якты Күл авылы зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучылар истәлеге зәйлеләрнең йөрәгендә озак яшәр!