Ирекле көрәш буенча ярышлар М-7 OPEN: Зәй яшь көрәшчеләренең казанышлары

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә М-7 OPEN ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге турнир Россиянең 22 төбәгеннән, шулай ук БДБ илләреннән - Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Казахстаннан 400 гә якын спортчыны җыйды. Ярышлар ике яшь категориясендә узды. 2012-2013 елгы кече яшүсмерләр арасында 28 кг га кадәр авырлыкта Фәршәтов Данис һәм 32 кг га кадәр авырлыкта Мөгурбиев Әбубәкәр бронза медальләргә лаек булды. 2008-2009 елгы өлкәнрәк яшүсмерләр арасында 51 кг га кадәрге авырлык үлчәмендә  Карпов Данил да 3 нче урынны алды. Тренер-укытучы Хәйруллин Илнар Гайсә улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International