«Тоталь диктант» халыкара агарту акциясе

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

"Тоталь диктант" – барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында ел саен үткәрелә торган агарту акциясе. Акциянең максаты - һәр кеше өчен грамоталы булуның мөһимлеген күрсәтү, рус теле белән шөгыльләнүнең мавыктыргыч һәм файдалы булуына ышандыру; русча яза һәм сөйләшә белгән яки теләгән һәркемне берләштерү.

5 апрель көнне районның барлык мәктәпләрендә һәм Зәй политехника көллиятендә «Тоталь диктант» халыкара агарту акциясе мәйданчыклары оештырылды. Анда 450дән артык укучы, студент һәм педагог үз белемнәрен тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International