Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган өлкән лейтенант Сәлимов Илдар Әлфрид улын соңгы юлга озаттылар. Илдар Сәлимов хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация кысаларында, 2022 елның 25 октябрендә чакырылган, укчы взводы командиры булып хезмәт иткән.
Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрби хезмәткәрнең туганнары, якыннары һәм барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Сезнең кайгы - хәсрәтегезне киметә алырлык сүзләр юк, сез улыгызны сугыш кырында югалттыгыз. Авыр югалту сәбәпле, кайгыгызны уртаклашу сүзләрен ихлас күңелдән кабул итегез. Улыгыз Илдар зәйлеләрнең йөрәгендә чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып яшәр. Безнең уртак бурычыбыз-Ватан азатлыгы хакына һәлак булганнарның барысын да туган җиргә алып кайту, чын геройлар лаек булганча, аларның якты истәлекләрен саклап калу. Авыр туфрагы җиңел булсын" - диде Разиф Галиевич.
Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән ТР Хөкүмәтеннән куратор И.Н.Гущин, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов чыгыш ясадылар.
Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Илдар Әлфрид улын соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Хәрби хезмәткәрне туган авылы Чыбыклы зиратына җирлиләр. Ватанны саклаучының истәлеге зәйлеләрнең йөрәгендә озак яшәр.