Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Алексеев Денис Игоревич белән хушлашты. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Разиф Кәримов һәлак булган солдатның туганнары һәм якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Бүген без Денис Алексеевны-районыбызның тагын бер чын улын югалттык. Хөрмәтле Надежда Ивановна, Игорь Валентинович, Денисның туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле булган авыр кайгыгызны уртаклашам! Без барыбызда сезнең белән бергә кайгырабыз. Без Денис Игоревич белән горурланабыз һәм аның турындагы истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр! Сугышчы тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич.
Шулай ук хәрбинең туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы И. Н.Гущин, шәһәр һәм район хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗановта белдерделәр. Денис Игоревичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне Зәй-2 микрорайоны зиратына җирләделәр.
Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булганнарга мәңгелек дан!