Романова Алена Николаевна-Татарстанның иң яхшы педагоглары арасында!

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Укытучы булу җиңел түгел, бигрәк тә профессиядә беренче адымнар ясаганда. Зәй шәһәре 4нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Алена Николаевна Романова Татарстан Республикасының иң яхшы егерме укытучысы исемлегенә керде һәм "Ел укытучысы" конкурсының республика этабында "Педагогик дебют" номинациясендә безнең районны лаеклы тәкъдим итте. Алена Николаевна укучыларын белемгә мәхәббәт белән рухландыра, укуга кызыксыну уята һәм һәр дәрескә иҗади якын килә. Аның һөнәри үсешкә омтылышы һәм балаларга карата кайгыртучан мөнәсәбәте хезмәттәшләре өчен үрнәк һәм ул - районның барлык педагогик җәмәгатьчелегенең горурлыгы. Яшь белгечләргә актив ярдәм күрсәтүче 4 нче мәктәп коллективына аерым рәхмәт. Директор Ларина Альбина Равил кызы һәм уку эшләре буенча урынбасары Плаксина Юлия Борисовна педагогларның һөнәри үсеше өчен  уңай шартлар тудыра. Алена Николаевнаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлегендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International