Республикада 2024-2025 елларның кышкы-язгы чорында атмосферада һава температурасының нормадан югары булуы, ягъни җылы һава торышы саклануы күзәтелә, бу вируслы энцефалит таратучы талпаннарның тереклек эшчәнлеге шартларына йогынты ясарга мөмкин. Талпаннар кышкы йокыдан иртә язда уяна, шуңа күрә аларны апрельдә табигатьтә очратуга әзер булырга кирәк. Талпаннардан күчүче барлык авырулардан прививкалар әлегә эшләнмәгән, әмма талпан энцефалитыннан прививка ясатырга мөмкин һәм бу кирәкле гамәл. Талпаннарга каршы вакцинацияне көзен башламаган кешегә мартта беренче прививка алырга кирәк. Вакцинация ике тапкыр үткәрелә, беренче һәм икенче прививкалар арасында минималь интервал — 1 ай. Шуны онытмагыз, вакцинациядән соң иммунитет булдыру өчен кимендә ике атна вакыт кирәк, шуңа күрә прививка ясату курсын (ике прививка) имин булмаган территориягә барырга 2 атнадан да соңга калмыйча тәмамларга кирәк була. Энцефалитка каршы иммунитетка ярдәм итү өчен бер елдан ревакцинация ясарга кирәк. Аннан соңгы ревакцинацияләр 3 ел саен үткәрелә. Беренче чиратта һөнәре белән бәйле рәвештә хәвеф төркемнәрендәге затлар мәҗбүри вакцинацияләнергә тиеш. Бу талпаннар белән контактта булу куркынычы зур булган эш башкаручыларга кагыла, алар — агач әзерләү, авыл хуҗалыгы һәм гидромелиорация эшләре, экспедицияләр, урман чистарту һәм төзекләндерү, талпаннар күп булган урыннарны эшкәртүчеләр һ.блар. Зәй районы территориясе Россия Федерациясе субъектларының вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик административ территорияләре исемлегенә кертелгән.