Алынган хәбәрне тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
2025 елның 13 мартында районга шәһәр мәктәпләренең берсендә урнаштырылган шартлаткыч җайланмалар турында хәбәрләр килде. Укучылар һәм персонал ашыгыч рәвештә эвакуацияләнде. Махсус хезмәтләр кирәкле тикшерү чараларын уздырды, шартлаткыч җайланмалар булуы турындагы мәгълүмат расланмады. Ялган хәбәрләр җибәрүгә катнашы булуы ихтимал зат ачыкланган, өстәмә тикшерү чаралары алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International