Зәй укучылары - татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында

2025 елның 5 марты, чәршәмбе
2025 елның 3 мартында «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында туган телле мәктәпләрдә укучылар өчен туган татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада катнашу йомгаклары буенча Кадер урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйльфанова Карина, 8 сыйныф укучысы Нуруллина Зарина призлы урыннар яуладылар. Укытучылары - Әюпова Алсу Фаит кызы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International