Зәй укучылары геология буенча олимпиаданың республика этабында

2025 елның 5 марты, чәршәмбе
27нче февральдән 2 нче мартка кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – мәгариф комплексы базасында 8-11 сыйныф укучылары өчен геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 2 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Скибин Владислав, 6 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Галимова Азалия, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Чупашова Ләйлә олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар булдылар. Мәктәп укучыларының геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын әзерләгән география укытучылары: Камалиева Рена Фәрхәд кызы, 2 нче мәктәп укытучысы, Идиятуллина Лилия Рафис кызы, 6 нчы мәктәп укытучысы, Бариев Рафил Миниразим улы, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе укытучысы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International