Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй укучылары яңа технологияләр үзләштерә
2025 елның 4 марты, сишәмбе
Гомуми белем бирүнең заманча системасы үсеп килүче буында җәмгыятьтә ихтыяҗ булган төп компетентлыкларны формалаштыруга юнәлдерелгән. Укыту һәм тәрбия бирү сыйфаты, чыгарылыш укучысының заманча хезмәт базарында уңышлылыгы һәм конкурентлыкка сәләте аның үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Россия Федерациясе Президентының 07.05.2024 №309 «Россия Федерациясенең 2030 елга кадәр һәм перспективада 2036 елга кадәр үсешенең милли максатлары турында» Указы кысаларында 2025 елдан «Яшьләр һәм балалар» милли проекты гамәлгә ашырыла. Зәй шәһәренең «Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләр үзәге эшли. Укучыларның химия, биология һәм физика буенча заманча цифрлы җиһазларны кулланып, яңа технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Балаларга лаборатория җиһазларын «Эко стилендәге тормыш», «Фән мәктәп укучылары», «Экология - һәркемнең эше» конференцияләренә, тикшеренү проектларына әзерләнгәндә куллану бик ошый. Лаборатор биологик-химик анализ ярдәмендә укучылар суның катылыгын, атмосфера һавасында углерод әчемәсе микъдарын тикшерәләр. «Физик йөкләнешләрнең тән температурасына тәэсире», «Төрле матдәләрдә PH күрсәткечләрен билгеләү», «Сыйныфларда һава тирәлеге температурасын билгеләү» һ. б. төрле темаларга проектлар башкаралар. Яшь тикшеренүчеләр олимпиадаларының практик өлешенә әзерлек өстендә актив эшлиләр. «Z.LABS» лаборатор җиһазлары ярдәмендә укучылар сулыш алу ешлыгын һәм физик йөкләнешне билгеләү, ЭКГ буенча вегетатив нерв системасының эшен бәяләү, пульс дулкыны таралуның уртача тизлеген билгеләү күнекмәләрен өйрәнәләр. Практик күнекмәләрне камилләштерү бөтенроссия олимпиадаларының республика этабында уңышлы чыгыш ясарга һәм призлы урыннар алырга мөмкинлек бирә. Призерларның һәм җиңүчеләрнең дипломнары профильле югары уку йортларына кергәндә югары стипендия алу мөмкинлеге бирә. Мәктәп директоры И.А. Биканов билгеләп үткәнчә, милли проектлар укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә, укучыларга күбрәк мөмкинлекләр ача, димәк, белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыра.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
ТР буенча Социаль фонд бүлеге 2025 елда ана капиталына 19 меңнән артык сертификатны проактив вариантта рәсмиләштерде
Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасында 29 028 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү ала
2026 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлекчәсе республика дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен гомуми суммасы 496 мең сумнан артык тәшкил иткән өстәмә акча белән тәэмин итте. Бу финанс ярдәме ай саен күрсәтелә һәм сәламәтлек саклау системасында хезмәт итүче 29 меңнән артык кешене колачлый.
Егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
21-23 март көннәрендә Болгар шәһәрендә 2009-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган хоккей турниры узды
20-23 март көннәрендә “Давыдов Арена” боз сараенда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган, 2015 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз