Зәйлеләр грек-рим көрәше буенча Ачык Беренчелектә

2025 елның 3 марты, дүшәмбе
26-27 февральдә Әлмәттә 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре ачык беренчелеге узды.Бу чара махсус хәрби операциядә һәлак булган Олимпия резервы спорт мәктәбе спортчысы М.С. Сабаев истәлегенә багышланган иде. Зәй спортчылары тренерлары Маврин Радик Максимович һәм Терентьев Анатолий Александрович җитәкчелегендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Журавлев Артем 38 кг авырлык категориясендә көмеш призер булды. Шулай ук бронза медальләрне Җиһаншин Данэль (29 кг), Бубеков Артем (38 кг), Журавлев Антон (41 кг), Егоров Артем (29 кг) алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International