26 февраль көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Ф.А. Шиаповның «Тынлыкта мәгънә ничек күп» дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Фазыл Шиапов - иҗатчы һәм рәссам! Аның сәләте күпкырлы. Рәссам исәбендә йөзләгән матур картиналар, меңләгән шарж һәм утыздан артык скульптура. Күргәзмәне ачу тантанасында рәссам сорауларга бик теләп җавап бирде, үз тормышындагы кызыклы моментлар һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Фазыл Әгъләм улы үзенең төп проектлары, скульптураларны ясау процессы турында кызыклы итеп сөйләде. 2015 елда Фазыл Шиапов «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашты, бу безнең кечкенә шәһәребез өчен көтелмәгән күңелле хәл булды. Тамашачылар «Могҗизалар кыры» капитал - шоуыннан өзекләрне кызыксынып карадылар, ә автор үзе бу юбилей чыгарылышында катнашу турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Бәйрәмдә рәссамның туганнары, дуслары, якыннары катнашты. Аны котларга Зәй агач сынчысы Равил Әхәтов, балалар сәнгать мәктәбе директоры Эльмира Вдовина, рәссам-пастелист Елена Курносова һәм рәссам Эркин Пулатов килделәр. Фазыл Әгъләм улына карата бик күп җылы һәм ихлас сүзләр яңгырады. Бәйрәм вакытында кунаклар «Горячие сердца» вокаль ансамбле солистларының музыкаль номерларыннан ләззәт ала алдылар. Сәламләү сүзе һәм изге теләкләр белән Үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина чыгыш ясады. Рәссамның эшләре халык тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм аерым игътибар, ихтирам һәм яхшы сүзләргә лаек булды.