27 февральдә зәйлеләр махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларын соңгы юлга озаттылар. Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р. Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы и. Н. Гущин, шәһәр һәм район хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗанов хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар. Һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Солдатларны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Хәйтаков Илдар Толибай улын Түбән Биш авылы зиратына, Шумков Эдуард Илдар улын Мирный микрорайоны зиратына җирләделәр. Ватаныбыз бәйсезлеге өчен һәлак булган сугышчылар хәтердә мәңге сакланыр!