Россиянең атказанган тренерлары М.М. Сәхәбетдинов һәм А.Ш. Шәйхетдинов истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

28 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Алабуга шәһәрендә Россиянең атказанган тренерлары М.М. Сәхәбетдинов һәм А.Ш. Шәйхетдинов истәлегенә, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россия Федерациясенең төрле шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Зәй спортчысы Кәлимуллин Кәрим классик стильдә көрәштә җиңүче булды (тренеры Кәлимуллин Л.М.). Ирекле стильдә 2 нче урынны Гәйнетдинов Айрат (тренеры Зиатдинов И.Р., Салихов Р.Ф.), 3 нче урынны Кашапов Азат (тренеры Зиатдинов И.Р., Салихов Р.Ф.), 3 урынны - Хромов Артем (тренеры Салихов Р.Ф.),  3 урынны - Кәлимуллин Кәрим (тренеры Кәлимуллин Л.М.) алдылар.

  Шулай ук 31 гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр Алабуга шәһәрендә билбау көрәше буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Зәй спортчыларының нәтиҗәләре:1 урын Кәлимуллин Кәрим, 2 урын Кашапов Азат, 2 урын Гәйнетдинов Айрат, 2 урын Хисамиев Эльдар, 3 урын Хромов Андрей. Команданы Россиянең атказанган спорт мастеры Салихова Регина Равил кызы һәм Россиянең атказанган тренеры Салихов Равил Фаил улы әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International