Сәламәтлек кинодәресе: Зәйдәге «Безнең җәй» төркеме балалары наркотикларның зарары турында фикер алыштылар

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

3 июньдә «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысасында, Зәй районының «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Безнең җәй» кыска вакытлы эш төркемендә,  «Баскетболчы көндәлеге» дигән нәфис фильм күрсәтелде.

Балалар талантлы яшүсмер - баскетболчы тормышы турындагы фильм сюжетына чумдылар. Фильм наркотикларның җимергеч көчен һәм иң сәләтле кешеләрнең дә тормыш төбенә төшәргә мөмкинлеген күрсәтә. Бу җитлеккәнлекнең кырыс тарихы, иң тирән упкынга төшкәннән соң да күтәрелергә көч табу үрнәге.

Фильм тәмамлангач, балалар педагоглар белән наркотикларның кеше организмына зарарлы тәэсире һәм тернәкләнү юллары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International