Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.
Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Без үткәннәрне: бай һәм тирән мәгънәле милли көйләрнең матурлыгын, рәсем сәнгатен, әдәбиятен, гореф- гадәт, йолаларын онытырга тиеш түгел.
Милли культура - безнең әти-әни кебек, бала күңелендә аерып алмаслык бер кисәк булсын иде.
3 июнь көнне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен Сабантуй бәйрәме үткәрде.
Балаларга милли бәйрәмнең тарихы, гореф- гадәтләр турында сөйләнде һәм әлбәттә инде, төрле кызыклы мавыктыргыч уеннар, сабантуйга багышланган викторина нәниләр күңеленә хуш килде.