Зәйдә «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе узды

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген хакимият бинасында "Подписка бүләк ит" хәйрия акциясе узды, аның кысаларында җитәкчеләр «Яңа Зәй» һәм «Зәй офыклары» район басмаларына, «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» республика басмаларына язылдылар.

Район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә һәм күп балалы гаиләләргә 10 данә газета яздырып бирде.

"Мин үзем район газеталарын башыннан ахырына кадәр укып барам, әмма барыннан да бигрәк мине район кешеләре, хезмәт кешесе турындагы мәкаләләр җәлеп итә. Биредә якташларыбыз тарихлары да, туган якны өйрәнү материаллары да, туган районыбыз яңалыклары да бар. Миңа эшчеләр һәм хезмәт коллективлары турында язмалар бик ошый. Әлегә кадәр иң дөрес мәгълүматны басма матбугатта табып була дип саныйм, шуңа күрә шәхсән үзем язылам һәм башкаларга да район һәм республика газеталарына язылырга киңәш итәм", - диде Разиф Галиевич.

Район башлыгы шулай ук җирле журналистларга бердәм хезмәтләре, һөнәри осталыклары һәм өлгерлекләре өчен рәхмәт белдерде, коллективка киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.

Акциягә шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Эмиль Галиев, Илнур Шакиров, районның финанс - бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Марат Хәбибуллин һәм башкалар да кушылды.

Хәйрия акциясе кысаларында 30 данәдән артык газетага язылу рәсмиләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International