Зәй спортчылары Татарстан Республикасы беренчелегендә медальләр яулады

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
18 гыйнвар көнне Түбән Кама шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу Чебоксар шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан Республикасы җыелма командасында катнашу өчен командалар формалаштыру буенча сайлап алу ярышлары булды. Нәтиҗәләр буенча Зәй спортчысы Карпов Данил 51 кг га кадәр авырлык категориясендә чемпион булды һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керде. Ул 24-26 гыйнварда 16 яшькә кадәргеләр арасында Ульяновск шәһәрендә һәм 5-7 февральдә 18 яшькә кадәргеләр арасында Чабаксарда узачак ярышларның икесендә дә безнең республиканы тәкъдим итәчәк. Шул ук үлчәү категориясендә Пушкин Ярослав бронза медаль яулады. Кызлар арасында 46 кг га кадәр авырлык категориясендә Хузина Диләрә һәм Газизова Эвелина, 49 кг га кадәр авырлык категориясендә Лугинина Динара бронза медальгә лаек булдылар (тренеры Кәлимуллин Л.М.). 61 кг кадәр авырлык категориясендә Хөснуллина Алинә көмеш медаль яулады (тренеры Салихов Р.Р.). Ярышлар тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе вице-президенты Гаянов Л.И. катнашында тренерларның йомгаклау киңәшмәсе булды. Анда 16 яшькә кадәр яшь егетләр буенча республика җыелма командасының өлкән тренеры итеп Хәйруллин Илнар Гайс улын билгеләргә, 16 яшькә кадәр кызлар буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының өлкән тренеры итеп Салихов Рамил Равил улын билгеләргә дигән карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International