Бүген хакимиятнең кече залында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координацион совет рәисе урынбасары Петр Уразайкин катнашында утырыш узды. Көн тәртибенә Зәй муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышына кагылышлы 6 мәсьәлә кертелгән иде. Утырышта Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары Эдуард Ефимов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Храмова, мәдәният идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әдилә Корнилова, Зәй шәһәренең Крестовоздвиженский чиркәве иерее Николай Кондрабаев, Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Попова, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илназ Насыйров чыгыш ясадылар. Утырышка йомгак ясап, Петр Сергеевич районның милли-мәдәни җәмгыятьләре эшчәнлегенә яхшы бәя бирде, районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяләде. Шулай ук утырышта күтәрелгән темаларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы милли сәясәт өлкәсендәге төп өстенлекләр кысаларында эшләргә тәкъдим итте.