Бүген «Яшьлек» боз сараенда Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш ярышларын ачу тантанасы булды. Ярышларда Татарстанның 18 районыннан һәм Россиянең 5 төбәгеннән 23 команда составында 250 спортчы катнаша. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең 8 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Иванов Анатолий Петрович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Хамаев Азат Кыям улы, Комаров Рияз Фоат улы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты Рәисе Гущин Иван Николаевич, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы вәкиле Гатауллин Айрат Мөдәрис улы, Россия Көрәш федерациясе башкарма директоры Мөбәрәкҗанов Ришат Булат улы, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрипҗан улы, ярышларның баш хөкемдары Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы катнашты һәм чыгыш ясады.