Зәйдә район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары узды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының сигезенче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы шәһәре Советының җиденче утырышы узды.

Көн тәртибенә 17 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән: 2025 елда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында; 2025 елда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты үтәлеше турында; 2025 елда район Контроль-хисап палатасы эше турында; кайбер карарларга үзгәрешләр кертү һәм шәһәр һәм район Советларының кайбер карарларының үз көчен югалтуын тану турында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль вазыйфаларын даими нигездә биләүче затларны иминләштерү тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында һәм башкалар.

Шулай ук 2025 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәй муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе эшчәнлеге, Петрушенко Сергей Ивановичка истәлекле билге кую мәсьәләләре каралды.

Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International