Зәй районында яңа юл участоклары эксплуатациягә кертелде

2024 елның 26 октябре, шимбә
Зәй районында Зәй — Сарман, Зәй — Сармашбаш юллары капиталь төзекләндерелде. Ремонт эшләре «Сыйфатлы һәм имин юллар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде. Әлеге юлларда капиталь ремонт эшләрен «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы алып барды. Объектны ачу тантанасы район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Федераль Җыены депутаты Анатолий Иванов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рияз Комаров, Азат Хамаев, бик күп мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында яңа юлларның район өчен генә түгел, бөтен республика күләмендә әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы Рәисенә, юл төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде. Зәй — Сарман юлында 3 километрда юллар яңартылды. Автомобиль юлында капиталь ремонт юлның норматив таләпләргә, шул исәптән хәрәкәт куркынычсызлыгына җавап бирмәве һәм җир өслегенең торышы канәгатьләнерлек булмавы сәбәпле ясалды. Әлеге объектта яңа юл өслеге яңартылды, су үткәргеч торбалар үзгәртеп корылды, разметка сызылып, яңа юл билгеләре, металл коймалар куелды. Объектта тырыш хезмәт куйган юлчылар — автогрейдер машинисты Евсей Долгов, юл участогы мастеры Ибраһим Маляков район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Мәртәбәле кунаклар район башлыгы белән символик билгене әйләнедереп, юлны тантаналы төстә ачты. Беренче булып юлдан йөк машиналары узды. Зәй — Сармашбаш юлын төзекләндерү эшләре «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм программасы буенча алып барылды. Бу участокта 1,927 километр озынлыкта юл төзекләндерелде. Язын җирләр кипшерә башлау белән әлеге юлда эшләр башланды. Тулы конструктивта 4 съезд эшләнде, ком, вак таш, ике кат асфальт салынды. Шулай ук 100 метрда барьерлы металл койма монтажланды, юл билгеләре яңартылды һәм сигнал баганалары урнаштырылды, юлның сөзәк өлеше профилировкаланды, разметкалар сызылды. Эшләр билгеләнгән сроктан алда төгәлләнде. Тантанада намуслы, тырыш хезмәт куйган юлчыларга бүләкләр дә тапшырылды. Зәй автомобиль юллары идарәсенең каток машинисты Сергей Афонасьев, юл эшчесе Марат Надеев район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Көзге кебек ялтырап торган асфальт юлда машиналарда җилдерүе үзе генә ни тора. Шундый яхшы юл өчен биредән узып йөрүчеләр район җитәкчелегенә дә, юлчыларга да бик рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International