Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә дүртенче чакырылыш район Советының кырык икенче утырышы һәм Зәй шәһәре Советының кырык өченче утырышы узды. Анда 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына район һәм шәһәр бюджеты үтәлешенә, физик затлар мөлкәтенә салымга, Зәй шәһәренең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасына, автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм шәһәр чикләрендә юл хуҗалыгында муниципаль контрольгә кагылышлы 17 мәсьәлә каралды. Зәй районы милкендәге мөлкәт, кадрлар мәсьәләләре, шәһәр һәм район Советының даими комиссияләре составын, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составын үзгәртү хакында сөйләшү булды. Көн тәртибендәге барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар карарлар кабул итте һәм алга таба эшләү өчен беркетмәгә кертелде.