Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында авыл җирлекләре башлыклары семинары узды
2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Югары Пәнәче авыл җирлегендә районның авыл җирлекләре башлыклары семинары узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Семинарның пленар өлешенә кадәр Түбән Пәнәче авылында вак таш-ком катнашмасы программасы буенча ясалган юлларны карадылар, Зәйнәшев һәм Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар. Урта Пәнәче һәм Югары Пәнәче авылларында ремонт ясалган фельдшер-акушерлык пунктларында булдылар. Шулай ук авыл җирлеге яныннан үтүче Чаллы - Түбән Кама урау юлы төзелешен карадылар. Пленар өлеш Югары Пәнәче авылы мәдәният йортында узды. Кереш сүз белән район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Җирле үзидарә органнарының 2024 елның 9 аендагы эше турында авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров сөйләде. Гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу буенча план үтәлеше белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Марат Хәбибуллин 2024 елның 9 аена авыл җирлекләре эшчәнлегенә аерым күрсәткечләр буенча бәя бирде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Кәмәлиев шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләрендә катнашу буенча авыл җирлекләре эшенә анализ ясады. Райондагы наркологик вәзгыять турында Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов сөйләде, БРИКС илләре саммитына әзерлек һәм аны уздыру чорында террорчылыктан саклану буенча өстәмә чаралар күрү турында мәгълүмат белән, Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге өлкән участок уполномоченные Николай Комаров таныштырды. Район башлыгы Разиф Кәримов утырышта каралган барлык юнәлешләр буенча эшне тагында активлаштырырга өндәде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары табигать сафлыгын саклауда
2026 елның 17 апрелендә Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Россия суы” бөтенроссия проекты кысаларында җирле күл ярларын чистарту буенча масштаблы экологик акция үткәрделәр.
Зәйдә Чернобыль АЭС фаҗигасендә катнашучылар белән очрашу узды
16 апрельдә Зәй районының өлкән буын аралашу үзәгендә Чернобыль АЭСы фаҗигасендә катнашучыларның Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 40 ел тулу уңаеннан очрашуы узды. Чара ликвидаторлар һәм Чернобыль АЭСындагы авария корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
16
апрель, 2026 ел
Зәйдә җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Бүген хакимият бинасының зур залында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының сигезенче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы шәһәре Советының җиденче утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз