Бүген «Энергетик» мәдәният йортында кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән чираттагы очрашу узды. Зәй хәрбиләре белән очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, хәрби комиссариат вәкиле, активистлар, волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Разиф Галиевич хәрбиләргә бурычларын намус һәм батырлык белән үтәүләре өчен рәхмәт белдерде. Аларны райондагы икътисади вәзгыять белән таныштырды, Зәйнең ничек үсүе турында сөйләде. "Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, килеп туган мәсьәләләрне тиз хәл итү безнең өчен элеккечә иң мөһим бурыч булып кала", - диде район башлыгы. ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов шулай ук сугышчыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм активист, хәрби хезмәткәрләрнең әнисе Татьяна Мироновага автоклав тапшырды. Актив гражданлык позицияләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруда катнашулары өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән район ветераннар Советы Рәисе Алексей Алексеев, Зәй ГРЭСының механик җитештерү мастеры Андрей Ильин, Росгвардиянең «Охрана» ФДУП өлкән атучысы Александр Фиофилов бүләкләнде. Республика керәшен милли-мәдәни җәмгыятенең Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Валентин Атласов хәрби хезмәткәргә-штаб башлыгына пилотсыз очу аппаратларын тоту аппараты тапшырды.