Зәйлеләр «Наше время - Безнең Заман» телевизион фестиваленең суперфиналына узды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

12 октябрьдә эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнен Заман» XI еллык ачык Республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабы тәмамланды, анда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты командасы барлык номинацияләрдә җиңүче булды һәм фестивальнең зона этабы йомгаклары буенча 7-8 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренә суперфиналда катнашу өчен чакырылды. Фестивальнең икенче зона этабы нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәрендә 73 номер каралды, жюри әгъзалары тарафыннан 2 мастер- класс үткәрелде, 50 иҗади номер финалга үтте, 6 команда гомумкоманда зачетында көрәште һәм финалга чакырылды. Команданы зур җиңүе белән котлыйбыз һәм Казан шәһәрендә узачак суперфинал концертында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International